news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында якшәмбе гипермаркетлар эшен чикләргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты якшәмбе көннәрендә азык-төлек гипермаркетлары эшенә чикләү кертергә тәкъдим итте. Автор бу чара фермерлык базарлары һәм ярминкәләр үсешенә этәрәчәк, дип саный.

Бу идеяне депутат Олег Матвейчев РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменә хатта язган. Бу хакта RT хәбәр итә.

Матвейчев фикеренчә, гамәлдәге ярминкәләр экологик ризыкка керә, яки локаль характерда. Мондый ярминкәләрне фермерларга тулы ярдәм дип санарга ярамый, дип ышана.

Гиперкетлар эшен чикләү сатып алучыларны якындагы кибетләргә яки авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барырга мәҗбүр итәчәк. Бу, үз чиратында, фермер хуҗалыклары үсешен стимуллаштыра.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot