Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында хуҗабикәләр өчен айлык түләүләр турында закон проектын тәкъдим итәчәкләр
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнүче россиялеләр өчен яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр турында закон проектын әзерләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Документ тексты Дәүләт Думасы каравына тапшыру өчен әзерләнгән инде.
Кабул ителгән очракта, закон проекты Россиядә даими рәвештә гаиләсе белән яшәүчеләргә һәм бары тик йорт хуҗалыгы алып бару белән генә шөгыльләнүчеләргә кагылачак. Әлеге закон проектында ризык әзерләү, кер юу, тегү, бәйләү, фатирны җыештыру кебек йорт эшләре башкару, азык-төлек, азык-төлек булмаган товарлар сатып алу һәм хезмәтләр алуга вакыт сарыф итү, шулай ук дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча 1,5 яшькә җиткән балаларны, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган инвалид балаларны, балачактан I төркем инвалидларны, өлкән яшьтәге ата-аналарны карау хакында сүз бара.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнүче затларга айлык түләү хезмәткә сәләтле кеше өчен РФ субъектында каралган яшәү минимумы күләмендә билгеләнә.
Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндәге миграция сәясәтен исәпкә алып, закон проекты тарафыннан күптән түгел Россия Федерациясе гражданлыгын алган гражданнар өчен чикләүләр билгеләнә. Алар айлык түләүгә гражданлык алган датадан соң Россиядә биш ел яшәгәч кенә дәгъва итә алачак. Шулай ук «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнар да төшереп калдырыла.
Яңа закон проекты буенча, айлык түләүләр гаиләнең уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан ике тапкырга артмаган очракта гына биреләчәк. Документта әйтелгәнчә, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр өчен түләүләр 6 ай гамәлдә булачак. Шуннан соң кеше түләү алу өчен яңа гариза һәм кирәкле документлар тапшырырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз