news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында хезмәткә түләүнең минималь күләмен ике тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасы каравына 2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен ике тапкыр арттыру турындагы закон проекты тапшырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Инициатива авторлары раславынча, мондый адым инфляция нәтиҗәләрен йомшартырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк. Хезмәткә түләүнең минималь күләмен ике тапкыр диярлек – 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә, хәзерге вакытта ул 15 279 сум тәшкил итә. Парламентарийларның исәпләүләре буенча, күрсәткечне ике мәртәбә арттыру өчен 1,16 триллион сум кирәк булачак.

«Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме Европаның күпчелек илләрендәге әлеге күрсәткечтән кимрәк. Аның түбән булуы керемнәрнең дифференциациясенә, җитештерүнең кимүенә, күләгәдәге икътисадның киңәюенә һәм социаль киеренкелекнең артуына китерә», - диелә закон проектының аңлатма язуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100