Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында хезмәт хакын елга дүрт тапкыр индексацияләргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында һәр квартал саен хезмәт хакын инфляция дәрәҗәсенә индексацияләргә тәкъдим иттеләр. Әлеге закон проектын Россия хөкүмәтенә бәяләмәгә «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе депутатлары җибәргән. РИА Новости шул хакта яза.
Партия лидеры Сергей Миронов сүзләренчә, хәзер Хезмәт кодексында, товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр арту сәбәпле, хезмәт хакын индексацияләү нормасы бар. Әмма бу чара тәкъдим буларак бара. Практикада исә хезмәт хакын бюджет өлкәсендә генә индексациялиләр, өстәвенә аның күләме кайчак инфляция дәрәҗәсенә җавап бирми. Мисал өчен, шәхси компанияләр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын индексацияләү күләмен һәм кайсы вакытта башкаруны үзләре билгели, ди парламентарий.
Шул ук вакытта россиялеләрнең реаль керемнәре икенче ел рәттән кими, ә икътисадның күпчелек секторларында хезмәт хакларының номиналь үсеше бәяләр үсешеннән артта кала, дип ассызыклады Миронов.
Шуңа бәйле рәвештә закон проекты инициаторлары РФ Хезмәт кодексына бюджет хезмәткәрләре өчен дә, башка эш бирүчеләр өчен дә хезмәт хакларын мәҗбүри компенсацияләү турындагы нигезләмәне беркетергә тәкъдим итте. Өстәвенә, арту һәр квартал саен алдагы чорда инфляция дәрәҗәсенә карап башкарылырга тиеш.
Миронов фикеренчә, мондый чара гражданнарның керемнәрен арттырырга, сатып алучылар ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итә һәм Россиядә социаль-икътисади вазгыятьне тотрыклыландырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз