news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында хезмәт хакы системасын үзгәртү каралган яңа Хезмәт кодексы эшләнә

Россиядә Хезмәт кодексының яңа версиясен кабул итәргә мөмкиннәр, андагы төп яңалыкларның берсе хезмәткәрләрнең хезмәт хакының оклад өлешен 85 процент дәрәҗәсендә ныгыту булачак. Тиешле документларны КПРФ депутатлары экспертлар җәлеп итеп эшли, дип хәбәр итте партия Рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин.

Хезмәт кодексының хәзерге версиясе 2001 елда расланган, шул вакыттан бирле аны 130 тапкыр үзгәрткәннәр. Кодексның яңа версиясе буенча профессиональ юристлар, хокук галимнәре, профсоюзлар һәм депутатлар эшли, дип хәбәр итте Афонин.

Хәзерге хезмәт хакы системасы «предприятие һәм учреждение администрациясе тарафыннан ирекле куллануда чиксез мөмкинлекләр булдыра», дип инана депутат. Шуңа күрә хезмәт хакы түләү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим ителә.

Болардан тыш, стимуллаштыра торган һәм компенсация характерындагы өстәмәләр һәм түләүләрнең бердәм системасын эшләү, мәшгульлекнең стандарт булмаган формасы төшенчәсен ныгыту һәм хезмәт хакларын инфляция дәрәҗәсенә мәҗбүри индексацияләү кертү тәкъдим ителә.

Яңа документ шулай ук хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә эшсезлек өчен түләү гарантияләрен, йөкле хатыннарга, ялгыз аналарга һәм әтиләргә, пенсия алдында торганнарга, инвалидларга һәм элеккеге тоткыннарга өстәмә ярдәм чараларын үз эченә ала. Аерым алганда, Хезмәт кодексы яңа версиядә «штатны яки хезмәткәрләр санын киметү» төшенчәсен ачыклаячак, чөнки бүгенге көндә мондый чаралар белән нәрсә аңлатырга мөмкин дигән бердәм фикер юк, дип өстәде Афонин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100