news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләчәктә Россиядә дүрт көнлек эш атнасы булыр дип көтелә

Вакыт уза-уза Россиядәге хезмәт базары табигый рәвештә дүрт көнлек эш атнасына күчәчәк, дип көтелә. Шулай да бу процессны көчләп тагырга ярамый. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ТАСС белән әңгәмәдә әйткән.

Депутат сүзләренчә, пандемия һәм үзизоляциядән соң эш бирүчеләрнең бер өлеше читтән торып эшләү һәм катнаш форманы уңышлы кулланган, ә кайберләре хәтта өч көнлек эш атнасы кертергә дә өлгергән. Мондый очракларда еш кына хезмәт җитештерүчәнлеге кимеми, ә хезмәткәрләрнең һәм фирмаларның керемнәре ике яктан да, мәсәлән, юлга яки эш урынын җиһазлауга акча чыгымнарын киметү хисабына арта.

Нилов фикеренчә, мондый яңалык гражданнарның кереме кимүгә яки компанияләр өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә тиеш түгел. Моннан тыш, депутат фаразлары буенча, эш атнасын кыскарту, барлык өлкәләргә дә кагылмаячак, чөнки эш күләме буенча түләнә торган формалар, шулай ук өзлексез эшләүче махсус хезмәтләр, мәсәлән, табиблар бар.

Дүрт көнлек эш атнасы фикер алыша торган тема булып тора. График эш сәгатьләрен саклап (ун сәгатьлек эш көне) яки аларны кыскарту (сигез сәгатьлек эш көне) хисабына кертелергә мөмкин. Шулай да, мондый форматның үз өстенлекләре дә бар, аерым алганда, хезмәткәрләрнең хоббилары белән шөгыльләнергә һәм гаиләсе белән аралашуга вакыты кала, бу исә әхлакый рухны яхшырта, ә кайбер мондый график белән сынау уздырып караган кайбер компанияләр җитештерүчәнлек артуны да теркәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot