Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында ипотеканы кайчан алу отышлы булуы турында сөйләделәр
Россиядә ипотека ставкалары билгеле бер вакыт шактый югары дәрәҗәдә сакланачак, шуңа күрә хәзер акча җыю һәм аннары ипотекага салу рациональрәк булачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитеты рәисе Анатолий Аксаков РИА Новостига интервьюсында әйтте.
«Билгеле бер вакыт ипотека ставкалары шактый югары дәрәҗәдә сакланачак, шуңа күрә хәзер акча җыю рациональ. Ә ставкалар төшкәч, киләчәктә торак сатып алырга була», - диде ул.
Аксаков билгеләп үткәнчә, тиздән фатир яки йорт сатып алырга теләүчеләрнең торак депозитларын ачу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Үзәк банк мәгълүматлары буенча, югары ставкалар шартларында базар ипотекасын бирү түбән дәрәҗәдә кала. Май ахырында базар программалары буенча уртача ставка 26,8 процент тәшкил итте. Июнь уртасында күп кенә банклар төп ставканың кимүен исәпкә алып, бу сегментта ставкаларны 1-1, 5 процент пунктына төшерә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз