news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында үзмәшгуль хатын-кызларга бала карау өчен пособие кертергә тәкъдим ителде

Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий үзмәшгуль аналарга ярдәм итәргә һәм аларга дәүләттән социаль гарантияләр бирергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бала карау өчен яңа пособиеләр кертү демографиягә уңай йогынты ясаячак.

Бүгенге көндә Россиядә 3,5 миллионнан артык ана үзмәшгуль булып салым системасын куллана. Шул ук вакытта мондый хатын-кызлар күп кенә социаль түләүләрдән мәхрүм, дип билгеләп үтте Слуцкий. Ул бала карау өчен пособиене яшь ярымга кадәрге балалары булган әниләр өчен кертергә тәкъдим итте.

«Бала табарга әзерләнгәндә, әни булгач, һәр хатын-кызны дәүләт кайгыртырга тиеш. Һәм аның моңа кадәр ничек акча эшләве мөһим түгел», - дип язган депутат үзенең Телеграмдагы каналында.

Исегезгә төшерәбез, быелдан Россиядә 10 миллионга якын гаилә бала карау өчен ай саен бердәм пособие ала алачак. Россия Министрлар Кабинеты искәрткәнчә, Президент Владимир Путин кушуы буенча Россиядә мохтаҗ гаиләләр өчен дәүләт ярдәме системасы төзелгән: йөклелек чорыннан балага 17 яшь тулганчыга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100