news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында уртача тизлекне арттырган өчен штрафларны кире кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында автомобильдә уртача тизлекне бозган өчен штраф билгели торган закон проектын көз көне карарга җыеналар. Sputnik радиосы бу турыда «Парламентская газета»га сылтама белән яза.

Уртача тизлек трассаның билгеле бер участогы башында һәм ахырында урнашкан ике камера ярдәмендә исәпләнә.

Кайбер төбәкләрдә – Мәскәү, Татарстан, Смоленск һәм Мәскәү өлкәләрендә – машина йөртүчеләргә мондый штрафлар килгән иде инде. Генпрокуратура штрафлар җибәрүне законлаштырырга кирәген белдергәч, ул туктатылды.

Административ хокук бозулар турындагы Кодекска уртача тизлекне арттырган өчен җәза билгели торган төзәтмәләр проекты хөкүмәттә, дип сөйләде аның авторларының берсе, Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков («Гадел Россия – Дөреслек өчен»). Август ахырына кадәр аңа карата нәтиҗә чыгарылачак һәм ул уңай булса, документны парламентка шунда ук кертергә ниятлиләр.

Закон проектында уртача тизлекне сәгатенә 20 километрдан күбрәк арттырган өчен 500 сум штраф билгеләү күздә тотыла. Тизлекне сәгатенә 40тан 60 километрга кадәр арттыручыларны 1,5 мең сумга штрафка тартырга, ә кабат тотылганнарны бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100