Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында укытучыларга мәктәпләрдә бушлай тукланырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая белдергәнчә, мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләре эшли торган ашханә учреждениеләрендә бушлай тукланырга хокуклы булырга тиеш. Бу хакта ул ТАССка хәбәр иткән.
Депутат билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары хезмәткәрләренә һәм укытучыларга – бәлки, аерым категорияләргә – ашханәдә бушлай ашау мөмкинлеге бирергә кирәк. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә инде берничә тапкыр тикшерелгән, һәм ул мондый тәкъдимне яхшы дип саный.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз