news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында укучының тәртибе өчен билгегә йогынты ясаячак критерийларны атадылар

Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты башлыгы Яна Лантратова мәктәп укучыларының тәртибенә билге кертү кирәклеген аңлатты, дип хәбәр итә RT.

Лантратова сүзләренчә, хәзер укытучыларга кайбер очракларда нормаль эшләве шактый авыр, чөнки балалар дәрес үткәрергә комачауларга мөмкин, ә мөгаллимнең укучының тәртибенә начар билге куярга хакы юк, чөнки ул бәяләнми. Ул шулай ук Дәүләт Думасының мәктәпләргә тәрбия функциясен кире кайтаруын һәм укучының тәртибенә билге кую алдагы адым булачагын билгеләп үтте. Бу хакта ата-аналар һәм педагоглар белән фикер алышырга кирәк.

Депутат әйтүенчә, бу мәсьәләдә иң мөһиме – билге куелачак төгәл критерийларны ачыклау. Мәсәлән, яхшы мөнәсәбәт, сөйләм этикетын саклау, пунктуальлек, эш урынындагы тәртип һәм дисциплинаны үтәү критерий була ала.

Лантратова сүзләренчә, укучының тәртибе өчен билге кертү җаваплы һәм социаль адаптацияләнгән гражданнарны тәрбияләүдә мөһим адым булып тора. Бу мәктәп укучыларына гамәлләренең мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итәчәк һәм хис-кичерешләрен контрольдә тотарга өйрәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100