news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында Украина белән әсирләр алмашу буенча килешүнең әһәмиятен билгеләделәр

Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Чепа Россия һәм Украина арасында «1000/1000» формуласы белән әсирләрне алмашу турындагы килешүне Истанбулда сөйләшүләрнең әһәмиятле казанышы, дип атады. Аның сүзләрен ТАСС яза.

Аның сүзләренчә, очрашуны уңышлы дип санарга мөмкин, аның раславынча, Украина ягы сөйләшүләрнең бу этабын өзәргә тырышкан. Шуңа да карамастан, Чепа фикеренчә, мөһим нәтиҗәгә – якын арада 1 мең кешене үз гаиләләренә кайтару мөмкинлегенә ирешә алганнар.

Элегрәк «Татар-информ» Россия белән Украинаның якын арада әсирләрне «1000/1000» формуласы белән алмашачагы турында язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot