Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләү турында хәбәр иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә 2025 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифларын планлы индексацияләү көтелә. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский «РИА Новости»га биргән интервьюда хәбәр итте.
«2025 елның 1 июленнән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү тарифларын планлы индексацияләү була. Россиядә тарифлар уртача 11,9 процентка артачак, әмма илнең аерым субъектларында тарифлар ныграк кыйммәтләнергә мөмкин. Индексация беренче чиратта коммуналь челтәрләрне модернизацияләү өчен кирәк – аларның шактый өлеше тузган», — дип аңлатты Якубовский.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2025 елның июленнән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 17,5-22,3 процентка артачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушу нигезендә республиканың коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү программасы эшләнде. Быел аны гамәлгә ашыру өчен 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз