Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында торак йортларда тавыш дәрәҗәсен киметергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары торак биналарда шау-шуның рөхсәт ителгән дәрәҗәсен көндез 50 децибелга кадәр һәм төнлә 40 децибелга кадәр киметергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге инициатива белән мөрәҗәгать Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга юлланган. Авторлар - Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты җитәкчесе Яна Лантратова.
Документта көндезге һәм төнге вакыт өчен тавышның эквивалент һәм максималь дәрәҗәсенең чик күрсәткечләрен билгеләп, федераль дәрәҗәдә нормаларны беркетү тәкъдим ителә.
Инициаторлар билгеләп үткәнчә, гамәлдәге кагыйдәләр төбәкләр тарафыннан җайга салына, закон статусына ия түгел һәм искергән, ә заманча тикшеренүләр хәтта уртача тавыш, бигрәк тә балаларда когнитив функцияләр һәм тормышның гомуми сыйфатына зыян китерүен исбатлый.
Миронов ассызыклаганча, гражданнардан даими рәвештә музыка тыңлаучы, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ремонт ясаучы күршеләренә яки каты тавыш чыгарып машина йөртүчеләргә карата шикаятьләр килә. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә уңайлылык инфраструктура белән генә түгел, ә тынлыкта ял итү мөмкинлеге белән дә билгеләнә.
Лантратова төзәтмәләр кабул ителгән очракта авария хәлләре, массакүләм чаралар һәм дини бәйрәмнәр өчен искәрмәләр каралачак, алар төгәл регламентлаштырылырга тиеш, дип өстәде. Аның сүзләренчә, инициативаның максаты - йорттагы тынлыкны үтенеч белән түгел, ә беркетелгән хокук белән эшләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз