news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында төбәкләрне газлаштыру проблемасына игътибар юнәлттеләр

Газлаштыру һәм электр энергиясе белән тәэмин итү проблемасын эшнең өстенлекле юнәлеше итәргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Шолбан Кара-оол. Бу турыда ул «Саф һава» федераль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында» дип аталган парламент тыңлауларында әйтте. РИА Новости шул турыда яза.

«Себердә газ чыгарыла, шул ук вакытта себер шәһәрләре бүгенге көндә газ белән тәэмин ителмәгән... Шуңа күрә бу проблемага игътибар итәргә тәкъдим итәр идем», – диде ул.

Парламентарий сүзләренчә, электр энергиясе белән тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш итеп алырга кирәк.

«Электр белән тәэмин итүне төп приоритетлы юнәлешләрнең берсе итеп алсак, бик яхшы булыр иде, аны әлеге шартларда яңадан карарга мөмкин», – дип өстәде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100