Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында телефон номерын башка затка тапшырган өчен штраф кертергә телиләр
Россиядә телефон номерын башка затка тапшырган өчен штраф кертергә мөмкиннәр. РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр Дәүләт Думасына кертелде.
Административ хокук бозулар кодексын 13.53нче «абонент номерын тапшыру яисә Россия Федерациясенең элемтә өлкәсендәге закон таләпләрен бозып хәрәкәтчән радиотелефон элемтәсе хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген бирү» маддәсе белән тулыландыру күздә тотыла.
Закон кабул ителгән очракта физик затлар өчен, шулай ук абонент хезмәтләреннән файдаланучылар – юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр өчен штраф 30 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, документ юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә үзләрендә эшләмәүче затларга элемтәдән файдалану мөмкинлеге биргән өчен штрафлар каралган. Шәхси эшмәкәрләр өчен штраф күләме 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр була.
Шул ук вакытта гражданинның башка затка шәхси максатлары өчен кыска вакытка түләүсез нигездә номер тапшыруы административ хокук бозу дип саналмаячак.
Төзәтмәләрне Дәүләт думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты хуплаган. Аларны 17 июльдә транспорт-экспедиция эшчәнлеге өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы закон проектын караганда кабул итәргә планлаштыралар.
Документ беренче укылышта агымдагы елның 28 гыйнварында кабул ителде, ләкин соңыннан тулыландырылды. Хәзер закон проекты интернетта аңлы рәвештә «экстремистик материаллар» эзләгән һәм аларга керү мөмкинлеге алган, шулай ук VPN-сервислар рекламалаган өчен штрафлар каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз