news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында Татарстанның өч закон чыгару инициативасы карала

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында өч закон чыгару инициативасы карала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш республика парламентының 11нче утырышында хәбәр итте.

«Залда Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары бар. Безнең инициативаларны алга җибәрүне контрольдә тотуыгызны сорыйм», - диде Дәүләт Советы башлыгы парламентарийларга.

Татарстанның тагын ике закон чыгару инициативасы Россия Закон чыгаручылар Советында, дип билгеләп үтте шулай ук Мөхәммәтшин.

Язгы сессиядә республика парламенты РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен матди һәм социаль гарантияләрне арттыру турында мөрәҗәгать кабул итте, дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot