news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар Дәүләт Советында эшләре турында хисап тотачак

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар Дәүләт Советында эшләре турында хисап тотачак
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 52нче утырышы ачыла. Сессиянең көн тәртибенә Дәүләт Думасына республикадан сайланган депутатларның эшчәнлеге турындагы мәсьәлә беренче тапкыр кертелде. Мәгълүматны Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларның координаторы Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.

«Депутатларның республика парламентарийларына һәм җәмәгатьчелегенә безнең төбәкне ничек тәкъдим итүләре, закон чыгару инициативалары, гражданнарны кабул итүне оештыру белән бәйле мәсьәләләрне ничек хәл итүләре турында хисап бирүләре һәм мәгълүмат җиткерүләре мөһим дип саныйбыз. Хәзер Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат - бу аз түгел», - дип белдерде Парламент президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышның көн тәртибендә 20 мәсьәлә бар, шул исәптән республиканың 9 закон проекты, алар барысы да беренче укылышка әзерләнгән.

Шулай итеп, депутатлар Татарстан Бюджет һәм Гаилә кодексындагы үзгәрешләр, шулай ук документларның мәҗбүри нөсхәсе, Татарстанда инвестиция эшчәнлеге, республика территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, физик культура һәм спорт, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, мәгариф турындагы законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары буенча фикер алышачак.

Моннан тыш, депутатлар беренче укылышта төбәк салымнары буенча бурычларны түләтеп бетерүне өметсез дип тану һәм Тукай районы Мартыш авылын бетерү турындагы закон проектларын караячак.

Көн тәртибенә шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад, Татарстан Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эшмәкәрләрнең 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы, Татарстан Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү турындагы доклады һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хисабы кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100