Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында ташламалы ипотеканың яңа программасын булдырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалы ипотеканың аерым программасын булдырырга тәкъдим иттеләр. Депутат Сергей Колунов шундый инициатива белән чыкты.
«Без бүген геройларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтергә, аларга торак шартларын яхшырту мөмкинлеген бирергә тиеш. Биредә аерым ташламалы ипотека программасы кирәк, андагы шартларның беренчесе – процент ставкасын 2 процент күләмендә билгеләү», - дип искәртте парламентарий. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бу очракта кредит лимиты Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен - 12 миллион, Татарстанны да кертеп, калган төбәкләр өчен 6 миллион сум дәрәҗәсендә билгеләнергә тиеш. Колунов якын арада РФ Финанс министрлыгына тиешле тәкъдим юллаячагын әйтте.
Элегрәк Татарстан халкының яңа йортларда ипотека буенча 10,4 меңгә якын фатир сатып алуы хакында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз