news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында шугалакларда физкультура дәресләре үткәрергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында шугалакларда физкультура дәресләре үткәрергә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасында Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга ачык һәм өсте ябулы боз шугалакларында физкультура дәресләре үткәрү өчен тиешле шартлар тудыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Думаның мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова («Яңа кешеләр») шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнарына, мәктәпкә якын урнашкан шугалакларда физкультура дәресләре (укучылар ачык һәм өсте ябулы боз шугалакларыннан бушлай файдалана алырга тиеш) үткәрү буенча тиешле шартлар тудыру мөмкинлеген карарга кушуыгызны сорыйм», - диелә хат текстында.

Скрозникова сүзләренчә, әле 2015 елда ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия субъектларына мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында физкультура дәресләре өчен тәкъдимнәр сыйфатында спортның фигуралы шуу, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы кебек төрләрен үстерү буенча белем бирү программалары җибәргән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100