news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында социаль эш буенча белгечләргә хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова («Гадел Россия - дөреслек өчен») РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка социаль эш буенча белгечләрнең хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакының 100 процентка кадәр арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости яза.

Депутат фикеренчә, хәзерге вакытта Россиядә халыкка социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең түләвендә шактый диспропорция барлыкка килде. Моның сәбәбе аерым норматив хокукый актларда юридик төгәлсезлек булды, диелә хәбәрдә.

Лантратова сүзләренчә, РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, социаль хезмәткәрләр өчен төбәктәге уртача хезмәт хакыннан 100 процентка кадәр арттыру каралган. Әмма «Россия Федерациясе субъектларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» Федераль закон нигезендә социаль хезмәтләр «Социаль хезмәткәр» вазифасын биләүче хезмәткәрләр һәм «Социаль эш буенча белгеч» вазифасын биләүче затлар тарафыннан да күрсәтелә.

«Социаль эш буенча белгеч» вазифасы Президент Указы тәэсиренә эләкми. Нәтиҗәдә, тиңдәш функцияле һәм бер үк бурычларны үтәүче хезмәткәрләр керемнәрдә шактый аерма килеп чыга», - дип билгеләде Лантратова.

news_right_1
news_right_2
news_bot