news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында салымнарны арттыру мөмкинлеген карыйлар

Әгәр Россиядә демографик вазгыять яхшырмаса, илгә пенсия белән тәэмин итү өчен салымнарны һәм иминият түләүләрен арттырырга туры килергә мөмкин. Бу хакта «Газета.Ru» интернет-басмасы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән хәбәр итә.

Бессараб сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә 75 миллион эшкә сәләтле гражданга якынча 42,8 миллион пенсионер туры килә, бу 1:1,7 нисбәтен барлыкка китерә. Әгәр бу нисбәт 1:1гә кадәр үзгәрсә, лаеклы ялдагыларга пенсия түләү шактый катлауланачак. Хәзерге вакытта эшләүче россиялеләр хезмәт хакының 22 проценты пенсияләрне финанслауга китә. Әгәр эшләүчеләр саны кимесә, дәүләткә пенсионерларны тәэмин итү өчен өстәмә чыганаклар эзләргә туры киләчәк. Бу взносларны һәм салымнарны арттыру, яки пенсия күләмен киметү зарурлыгына китерергә мөмкин, шуңа күрә демографик вазгыятьне яхшыртырга кирәк.

2025 елның февраленнән Россиядә уртача пенсия 25 мең сум тирәсе тәшкил итә. Быел түләүләр индексацияләр нәтиҗәсендә 1 мең сумга диярлек арттырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot