news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында салым чигерүен алуның яңа алымы хакында сөйләделәр

Россиялеләрнең ГТО нормаларын үтәгән өчен яңа салым чигерүен алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитовка («Яңа кешеләр») сылтама белән хәбәр итә.

«2025 елдан Россиядә ГТО нормаларын үтәгән өчен яңа салым чигерүе кертелә. Аны үзләренең яшь төркеменә туры килгән «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексының сынаулары (тестлары) нормативларын үтәгән, дәүләт бүләкләренә лаек булган һәм элегрәк алынган дәүләт бүләкләрен раслаган россиялеләрнең алу хокукы бар», - диде Хәмитов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, ГТО өчен салым чигерүенең максималь күләме аена 500 сум тәшкил итә.

Аның әйтүенчә, салым чигерүенә рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәм өстәмә рәвештә диспансеризация узган хезмәткәр дәгъва кыла ала.

Февраль аенда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать иткән вакытта киләсе елдан даими рәвештә диспансеризация узучыларга, шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшырган кешеләргә салым чигерүен алу мөмкинлеге биреләчәге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100