Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында Россиягә килгән мигрантлар өчен депозит кертергә тәкъдим иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков җитәкчелегендәге депутатлар Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцевка «кире билет» системасын кертү инициативасы белән мөрәҗәгать юллады. Ул – Россиягә кергәндә, хезмәт мигрантлары өчен мәҗбүри депозит. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Дәүләт бюджетына финанс йөкләнешен киметү һәм нәтиҗәлерәк миграция сәясәтен тәэмин итү максатында «Яңа кешеләр» партиясе хезмәт мигрантлары өчен «кире билет» системасын кертергә тәкъдим итә. Инициативаның асылы илгә кергәндә, хезмәт мигранты закон бозган очракта аның депортациясенә чыгымнарны каплый торган депозит кертүдән гыйбарәт», - диелә документта.
Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, мондый чараны кертү депортациягә бюджет чыгымнарын киметергә, Россия законнарын үтәгән өчен мигрантларның җаваплылыгын арттырырга һәм РФ территориясендә чит ил гражданнарының законнарны үтәү тәртибе өчен өстәмә стимул булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Инициатива авторлары статистика китерә, аның буенча 2024 елда чит ил гражданнарын депортацияләүгә федераль бюджет чыгымнары рекордлы күләмнәргә җиткән - миллиард сумнан артык, бу алдагы ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек югары.
«2025 ел башыннан Россиядән 88 мең чит ил кешесе чыгарылган – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк . Нигездә бу чыгымнар салым түләүчеләр хисабына каплана», - дип ассызыклана депутатлар мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз