Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында пенсияләрне түләү графигы үзгәрү турында сөйләделәр
Россиялеләргә пенсияләрнең барлык төрләрен түләү графигы май бәйрәмнәре сәбәпле үзгәрәчәк. Бу хакта «РИА Новости»га Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина («Бердәм Россия») хәбәр итте.
2025 елның май ае башында россиялеләрне май бәйрәмнәре сәбәпле ике кыскартылган эш атнасы көтә, шуңа бәйле рәвештә пенсияләрне түләү графигы үзгәрә, дип сөйләде депутат.
«Банк аша пенсия алучылар өчен: әгәр гадәти вакытта түләү 1 майдан 5 майга кадәр бирелсә, пенсия 29-30 апрельдә яки 5-7 майда түләнәчәк. Әгәр пенсия түләүнең гадәти датасы 6 майдан 8 майга кадәр булса, түләү шул ук көннәрдә биреләчәк (8 май – эш көне түгел, шуңа күрә түләү күчерелергә мөмкин). Әгәр түләү алуның гадәти датасы 9 майдан 11 майга кадәр булса, пенсия 5-7 майда түләнәчәк», - диде Стенякина.
Депутат өстәп әйткәнчә, пенсияне почта аша алучылар өчен түбәндәге шартлар була: әгәр түләү алуның гадәти датасы 1 майдан 5 майга кадәр булса, пенсия 29-30 апрельдә яки 2-3 майда биреләчәк (почта алты көнлек график белән эшләгән очракта). Әгәр пенсия түләүнең гадәти датасы 6 майдан 11 майга кадәр булса, аны 5-7 майда яки 10 майда түләячәкләр (почта бүлеге алты көнлек график белән эшләгән очракта).
Аның сүзләренә караганда, түләүләрне өйләренә китертүчеләр өчен пенсияне китерү графигы почта графигы белән бертөрле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз