news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында пенсияләрне автомат рәвештә арттыру турында сөйләделәр

Россиядә яшәүчеләрнең пенсияләре автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Алар 8 – 10 процентка артыр дип планлаштырыла. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Москва 24» каналы эфирында шул хакта сөйләде.

Индексацияләү башкарылсын өчен пенсионерларга берни дә эшләргә кирәкми, Пенсия фонды гариза һәм документларны җыймыйча гына тиешле гамәлләрне башкарырлык мөмкинлекләргә ия, дип ассызыклады ул.

Парламентарий сүзләренчә, Пенсияләрнең күпмегә арттырылачагы әлегә төгәл билгеле түгел. Бу мәсьәләгә карата Министрлар Кабинетында һәм Дәүләт Думасының профильле комитетларында фикер алышалар.

«8 – 10 процент күләмендә карала. Бу якынча 9 процент булачак», –  дип билгеләп үтте Бессараб.

news_right_1
news_right_2
news_bot