news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр. Шул хактагы закон проектын Дәүләт Думасына чәршәмбе, 13 декабрьдә, тапшырырга ниятлиләр, дип яза «Известия» газетасы.

Закон проектының аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның пенсия яше – 65, хатын-кызларның 60 яшьтән башлана. Иминият стажы 42 ел тәшкил иткән ир-атлар һәм әлеге стаж 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар пенсия яшенә җиткәнче 24 ай алдан лаеклы ялга чыгу хокукына ия.

Әмма, инициатива авторлары фикеренчә, югары уку йортларын һәм техникум тәмамлаучыларның күпчелеге бары тик 23-24 яшьтә генә эшкә урнаша, шул сәбәпле пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген югалта. Шуны күздә тотып, депутатлар хатын-кызлар өчен иминият стажын – 32, ир-атлар өчен 37 ел итеп билгеләргә тәкъдим итә.

«Әлеге чара 50 процентка кадәр хезмәт хакын «соры» зонадан чыгарырга, бу исә пенсия яшен чынлыкта киметү белән бәйле өстәмә чыгымнарны арттырып кына калмыйча, шәхси пенсия коэффициенты бәясен дә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте закон проекты авторларының берсе, «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Миронов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100