news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында пенсия коэффициентын 20 баллга кадәр киметергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентарийларга индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) күләмен 30 баллдан 20 баллга кадәр киметү турындагы закон проектын тәкъдим итте. Инициаторлар фикеренчә, бу чара күбрәк гражданнарга иминият пенсиясе алырга мөмкинлек бирәчәк.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, пенсиягә чыгу вакытына барлык гражданнар да кирәкле 30 баллны җыя алмый. Минималь хезмәт хакы алып эшләүчеләр бары тик бераз гына күбрәк балл ала. Шуннан чыгып, минималь хезмәт хакы алучылар 30 еллык хезмәт стажы булганда гына 30 балл җыя.

«Гомер буе ил файдасына хезмәт куйган, аның икътисадына өлеш керткән безнең гражданнарның картлык буенча иминият пенсиясе алырга тулы хокукы бар. Һәм бу хокук барысына да, шул исәптән аз керемле россиялеләргә дә кагылырга тиеш», - дип саный закон проекты авторларының берсе Леонид Слуцкий. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Элегрәк Россия Социаль фондында 2025 елда илдә пенсияләрне өстәмә индексацияләү шарты турында билгеле булды. Шулай ук Дәүләт Думасы Хезмәт комитетында 2025 елда гражданнарның нинди категорияләренә пенсияләр индексацияләнәчәге турында сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100