news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә бала караучы бирү тәҗрибәсе бәяләнде

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә бала караучы бирү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә хупланырга тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

«Минем уйлавымча, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәм башкаларга да бала караучы билгеләү бу мөһим һәм файдалы инициатива. Хәзерге вакыт аның тагын да актуаль булуын күрсәтә. Әлеге практиканы таратырга һәм федераль дәрәҗәдә аны хуплау чараларын тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм», - дип язган Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова үзенең Телеграм-каналында.

РФ Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация башлануы турында игълан итте. 28 октябрьдә саклану министры Сергей Шойгу Дәүләт башлыгына 300 мең кешене мобилизацияләү турындагы йөкләмәнең үтәлүе һәм мобилизация чаралары тәмамлануы турында хәбәр итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot