Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында Миңнехановның гаилә ипотекасы буенча тәкъдимен хупладылар
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның гаилә ипотекасы шартларын киңәйтү инициативаларын федераль дәрәҗәдә хупладылар. Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе Светлана Разворотнева «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә кичә Россия Дәүләт Советы утырышында Татарстан лидеры атаган тәкъдимнәрне хуплауга әзер булуын әйтте.
Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасы программасы хокукын 14 яшькәчә балалары булган гаиләләргә, шулай ук махсус операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның гаиләләренә бирергә тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, ул квадрат метрның уртача бәясеннән һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып, Федерация субъектлары буенча гаилә ипотекасы лимитын дифференциацияләргә чакырды.
«Дәүләт Думасында гаилә ипотекасын камилләштерү турында фикер алышу даими алып барыла, шул исәптән бала туган саен кредит күләмен киметү һәм бу диапазонны арттыру тәкъдимнәре дә бар. Шуңа күрә, без һичшиксез хуплаячакбыз [Рөстәм Миңнеханов тәкъдимен]», – диде Разворотнева.
Шулай ук, ул Татарстан Рәисе «төбәкләр тәкъдимнәрен җыйган» һәм «урыннардагы реаль вазгыятькә таянып эш итә», диде. Моннан тыш, Разворотнева Татарстан лидеры утырышта әйткән башка инициативаларның да актуаль булуын әйтте. Аның сүзләренчә, күпфатирлы йортларны карап тору өчен түләүләрне җайга салу һәм оборона комплексы предприятиеләре өчен арендалы торак төзелешен киңәйтү белән бәйле мәсьәләләр Дәүләт Думасында берничә тапкыр күтәрелгән.
Гаилә ипотекасы буенча лимитлар дифференциациясе турында тәкъдимне хуплап, депутат төбәкләрдәге вазгыятьнең төрле булуын әйтте һәм гамәлдә булган чикләүләр Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан кебек зур шәһәрләрдә күп гаиләләргә торак сатып алырга мөмкинлек бирми.
«Беренчел взноска булган таләпләр күпләр өчен күтәрә алмаслык дәрәҗәдә. Монда инде без ахырга тикле гадел булырга тиеш: әгәр гаиләләргә ярдәм итәргә телибез икән, без аларның күп өлеше әлеге программадан куллана алырлык итеп эшләргә тиеш. Без боларның барысына да ниндидер катлаулы шартлар куябыз икән – бер яктан мөмкинлек бирәбез, ә моның өчен берничә таләп үтәргә кирәк, әле банклар комиссия ала башлый, әле ниндидер профанация һәм минемчә, гаиләләрне мыскыл итү килеп чыга», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Гаилә ипотекасын алга таба модернизацияләүгә бәйле мөмкин булган куркынычлар турында сорауга да Разворотнева үз фикерен әйтте.
«Беренчедән, бу очракта әлегә әҗәт упкыны юк. Бездә ипотека кредитларын түләп бару буенча дисциплина бик югары булуы, вакыты чыккан түләүләрнең аз булуы турында кичә берничә мәртәбә әйтелде», – диде. Әмма, ипотеканы гражданнарның, шул исәптән балалы гаиләләрнең торак проблемасын хәл итүдә бердәнбер ысул дип карарга кирәкми, дип саный депутат.
«Хәтта яхшы заманнарда, төп ставка башка төрле булганда да, илдәге гаиләләрнең якынча яртысы да ипотека ала алмады. Һәм, әлбәттә, кризис – тәкъдимнәрне диверсификацияләү турында уйлау вакыты дип саныйм», - диде ул.
Игътибарны бары тик ташламалы ипотека программаларына гына юнәлтмичә, депутат хезмәт һәм арендалы торак төзелеше, кооператив хәрәкәтен үстерү кебек башка вариантларны да карарга тәкъдим итте. Разворотнева Татарстанның уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте, монда республика Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды «генераль девелопер» булып тора, төрле категориядәге гражданнар өчен торак проблемаларын комплекслы хәл итә. Ул шушы модельгә омтылырга кирәк дип саный.
«Яхшы мөмкинлекләре булган гражданнар өчен, әлбәттә, уңайлы ипотека продуктлары булдырырга, ә керемнәре түбән булган, беркайчан да ипотекага акча җыя алмаячак гражданнар өчен аңлаешлы, озак вакытлы шартларда торак арендалау мөмкинлеге бирергә кирәк», – дип йомгаклады Разворотнева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз