news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында мәктәпләрдә телефон куллануны тыю турындагы төзәтмәне хупладылар

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты мәктәпләрдә телефон куллануны хәтта белем бирү максатларында да тыю турындагы төзәтмәне хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мәктәпләрдә телефоннарны чикләү турындагы закон проектына төзәтмә кертү авторлары буларак, спикер Вячеслав Володин һәм барлык Дума фракцияләре башлыклары җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары чыгыш ясаган.

Хупланган төзәтмәләр арасында шулай ук 2024 елның 1 сентябреннән башлангыч һәм урта сыйныфларда мәҗбүри хезмәт дәресе кертү турындагы норма да бар.

Ноябрьдә Дәүләт Думасы мәктәптә дәресләр вакытында кәрәзле телефоннарны куллануны тыючы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Искәрмәләр исемлегендә аларны белем бирү максатларында һәм тормыш яки сәламәтлеккә куркыныч янаган очракларда куллану бар иде. Октябрь аенда закон проектын Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова җитәкчелегендәге төрле фракция депутатлары һәм сенаторлар төркеме кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100