Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында мәктәпләрдә озайтылган көн төркемен бушлай итү тәкъдиме белән чыктылар
Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары Россия мәктәпләрендә I-IX сыйныф укучылары өчен озайтылган көн төркемнәренең түләүсез эшләвен мәҗбүри тәэмин итүне күздә тоткан закон проектын Дәүләт Думасы каравына тапшырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Закон проекты «Россиядә мәгариф турында»гы законның 66нчы маддәсенә төзәтмәләр кертүне күздә тота. Ул кабул ителгән очракта, федераль һәм төбәк хакимият органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары үзләре оештыручы саналган дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә бушлай озайтылган көн төркемнәре эшләве өчен шартлар тудырырга тиеш булачак.
Озайтылган көн төркемнәре кысаларында балаларга күз-колак булу һәм карауны оештыруда финанслау мәсьәләсен тиешле дәрәҗәдәге бюджетларга йөкләргә тәкъдим ителә. Мондый хезмәтләр өчен ата-аналардан түләү алуны тыярга ниятлиләр.
Слуцкий билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар мәктәпләргә озайтылган көн төркемнәрен оештырырга мөмкинлек бирә, әмма гамәлгә куючыларны аларны җитәрлек дәрәҗәдә финанслау белән тәэмин итәргә мәҗбүр итми. Аның сүзләренчә, инициатива күп кенә россиялеләр өчен гадәти булган практиканы – һәр мәктәптә бушлай озайтылган көн төркемнәрен торгызуга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз