news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында мәктәпләрдә кайнар ризыкның бердәм стандартын кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында Россия мәктәпләрендә кайнар ризыкның бердәм стандартын булдырырга тәкъдим иттеләр. Ул укучы рационындагы ашамлыкларның база исемлеген үз эченә алырга тиеш. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Известия» басмасы хәбәр иткәнчә, РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шундый тәкъдимне парламентның мәгариф комитеты әгъзалары һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясенең рәистәше Сергей Миронов юллаган.

«Аерым төбәкләрдә үткәрелгән мониторинглар нәтиҗәсендә кайбер җитешсезлекләр (шул исәптән мәктәптә туклануның бәясе арту җәһәтеннән дә) ачыкланды», - диелә «Известия» газетасы китергән документ текстында.

Инициатива авторлары төбәкләрдә балалар арасында тигез хокуклылыкның үтәлергә тиешлеген искәртте һәм мәктәп укучыларының төрле төркемнәре өчен баланслы туклану принциплары нигезендә ризыклар исемлеген үз эченә алган бердәм федераль стандарт булдырырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot