Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында мәктәпләр янында парковканы 1 сентябрьдә бушлай ясарга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Антон Ткачев, Анна Скрозникова һәм Сардана Авксентьева Россия транспорт министры Андрей Никитинга 1 сентябрьдә мәктәпләр янындагы парковкаларны бушлай ясау инициативасы белән хат юлладылар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Хатта парламентарийлар 1 сентябрьнең «мөһим гаилә бәйрәме, күп кенә ата-аналарның балаларын беренче уку көнендә озатып кала торган көн» булуын ассызыкладылар. Әмма мәктәпләрнең бушлай парковка урыннары булмау аркасында, ата-аналарны түләүле стоянкалардан файдаланырга мәҗбүр итү еш кына кәефне төшерә, дип билгеләп үтә депутатлар.
Мөрәҗәгать авторлары шулай ук бәйрәм һәм ял көннәрендә парковкаларны бушлай итү буенча төбәк кагыйдәләрендәге аермаларга игътибар юнәлтте. Алар фикеренчә, бу «төрле шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә яшәүчеләр өчен тигез булмаган шартлар булдыра, гражданнарның ризасызлыгын тудыра».
«Россиядә юл хәрәкәтен оештыру һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертүне һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары өчен бердәм кагыйдә билгеләүне максатка ярашлы дип саныйбыз. Аның нигезендә 1 сентябрьдә ата-аналар гомуми белем бирү оешмалары янындагы түләүле парковкаларга үз транспорт чараларын бушлай куя алсын һәм балаларын мәктәпкә озатсын иде», - дип билгеләп үтелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз