news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында мәктәп укучылары өчен өй эшен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү өчен балаларга өй эше бирмәскә кирәк. «Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу – дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», - дип искәртте парламентарий.

Даванков якын арада бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot