Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында мәктәп товарларына бәяләр артуны аңлатуны таләп иттеләр
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога рәсми сорау юллады. Анда ул 2025 елда мәктәп товарларына бәяләр артуга борчылуын белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Останина «Платформа ОФД» компаниясенең «Чек Индекс» аналитик сервисы мәгълүматларына сылтама ясады. Аның нигезендә агымдагы елның июнь-июль айларында мәктәп база җыелмасының бәясе узган ел белән чагыштырганда 7 процентка арткан һәм 16 219 сум тәшкил иткән.
Парламентарий үз мөрәҗәгатендә комитетка бәяләр арту сәбәпләре һәм вәзгыятьне тотрыкландыру өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирүне сорады. Шулай ук ул уку елы алдыннан балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Останина ассызыклаганча, мәктәп кирәк-яракларының кыйммәтләнүе Россия гаиләләренең, бигрәк тә күп балалыларның матди хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз