news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында майдагы ялларны 10 көнгә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Майдагы ялларны 10 көнгә кадәр арттырырга кирәк. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, «Яңа кешеләр» партиясе депутаты Владислав Даванков производство календарена шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

1-10 май аралыгын ял көннәре итәргә кирәк. Парламентарий фикеренчә, мондый чара бакчачыларга яшелчәләрне иртәрәк утыртырга һәм азык-төлек белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу шулай ук кешеләргә гаилә һәм дуслары белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Даванков билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, Россиядә озакка сузылган яллар оештыруга бәйле тәҗрибә бар инде.

Быел календарьда 30 апрель, 1 май һәм 7-10 май ял көннәре буларак билгеләнгән. Ә 4-6 май көннәрендә эшләячәкбез.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100