Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кызыл китапка кергән гөмбәләрне җыйган өчен бер миллион сумга кадәр штраф яный
Кызыл китапка кергән гөмбәләрне җыйган өчен россиялеләргә бер миллион сумга кадәр штраф яки дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колуновка сылтама белән хәбәр итә.
«Гөмбәнең кайбер төрләрен җыйган өчен җитди җәза көтүен истә тотарга кирәк. 2023 елның октябреннән Кызыл китапка кергән гөмбәләрне белә торып җыйган өчен җаваплылыкны шактый катгыйландыра торган закон үз көченә керде. Әгәр элек барысы да штрафлар белән генә чикләнгән булса, инде ике ел гражданнарга, иректән мәхрүм итүне дә кертеп, җинаять җаваплылыгы яный. Кызыл китапка кергән гөмбәләрне җыйган өчен бер миллион сумга кадәр штрафка тартырга яки дүрт елга кадәр рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр», - диде Колунов.
Парламентарий сүзләренчә, мондый гөмбәләрне саткан һәм сатып алган өчен дә җаваплылык көтә - гражданнарга миллион ярым сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Ул ачыклык керткәнчә, гөмбәне төркем белән яки эш урыныннан файдаланып җыйган очракта, штрафларның күләме - өч миллион сумга, ә иректән мәхрүм итү срогы тугыз елга кадәр арта.
«Искәртеп үтәм, гөмбәне ялгыш җыйган өчен штраф күләме ике меңнән биш мең сумга кадәр тәшкил итә. Гөмбәчеләргә шуны әйтәсем килә – үзегез белгән гөмбәләрне генә җыегыз. Әгәр шикләнәсез икән, мондый гөмбәне алмавың хәерле», - дип искәртте Колунов.
Аның сүзләренчә, әлеге нормалар Россия табигатен һәм аның биотөрлелеген, юкка чыгу куркынычы янаган уникаль төрләрне саклауны максат итеп куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз