news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада илдән китүче россиялеләргә каршы чаралар кабул итү өчен эшче төркем оештырыла

Россиядә чит илгә киткән, РФ Хәрби көчләрен ачыктан-ачык дискредитацияләүче һәм Украинаны хуплаган россиялеләргә карата чаралар билгеләргә планлаштыралар. Бу мәсьәләне якын арада Дәүләт Думасында махсус төзелгән эшче төркем өйрәнәчәк. Бу хакта төркемне җитәкләүче Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольскаяга сылтама белән «Известия» яза.

Төрле чаралар каралачак - милекне конфискацияләүдән алып дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүгә һәм интернетта контент таратуны тыюга кадәр.

Беренче утырыш февраль уртасында узачак. Фикер алышуда профильле ведомстволар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак дип көтелә. Эш нәтиҗәләре буенча төркем Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинга закон проекты статусын алырга мөмкин булган иң нәтиҗәле инициативалар турында хисап тапшырырга тиеш булачак.

«Законнарга үзгәрешләр кертү мөмкинлеге буенча тәкъдимнәр бар инде, шулай ук көч оешмалары хезмәткәрләренә, шулай ук Мәдәният министрлыгына, Икътисад министрлыгына, Үзәк банкка теге яки бу гамәлдәге чаралар ничек эшләве турында сораулар бар. <…> Монда ниндидер сүзләр өчен болай гына нәрсәдәндер мәхрүм итәргә кирәклеге турында сүз бармый», - дип белдерде Ямпольская.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100