news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында кемнәрнең тиздән пенсияләре индексацияләнәчәген әйттеләр

Дәүләт Думасында кемнәрнең тиздән пенсияләре индексацияләнәчәген әйттеләр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Октябрь аенда хәрби хезмәткәрләрнең пенсиясе индексацияләнәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Лента.ру» басмасына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Алдагы индексация дигәндә, хәрби хезмәткәрләр, көч структуралары пенсионерларының пенсияләрен индексацияләү хакында сүз бара. Ул 1 октябрьдә була һәм пенсияләр 5,1 процентка арта», - дип искәртте сәясәтче.

Индексациядән соң хәрби хезмәткәрләрнең уртача пенсия күләме 42 мең сумга якын тәшкил итәчәк, дип сүзен төгәлләде ул.

Кичә Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов белдергәнчә, ел ахырына кадәр ведомствога пенсионерларга ел саен 13нче пенсия түләү турында закон проекты тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot