Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кемнәрнең икеләтә пенсия алырга хокукы булуы билгеле
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Россиядә кемнәрнең икеләтә пенсия алырга хокукы барлыгын аңлатты.
«Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының моңа хакы бар. Хәзер аларга Донбасс ополченецлары һәм махсус хәрби операция барышында РФ Кораллы көчләренә ярдәм итүче оешмалар белән контракт төзүчеләр дә өстәлә. Шулай ук контрактниклар, шул исәптән шәхси хәрби компанияләрдә хезмәт итүчеләр. Әгәр алар инвалид калса, инвалидлык буенча пенсия алалар, ә икенче пенсия (мәсәлән, картлык буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия) көч структуралары вәкилләренә түләнә», – диде Бессараб.
Әгәр хәрби сугыш хәрәкәтләре вакытында яки контузия алу, яралану яки шундый шартларда авырып китү нәтиҗәсендә үлсә, туганнары икеләтә пенсиягә хокуклы.
Мәсәлән, һәлак булган хәрбинең әти-әнисе туендыручысын югалту һәм картлык буенча пенсия, тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Тол хатыннар, кабат кияүгә чыкканчы, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсиягә хокуклы. Инвалид балалар туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия ала.
Туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия гариза тапшырмыйча билгеләнә, дип өстәде Бессараб.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин законга төзәтмәләрне раслады, шул рәвешле икеләтә пенсиягә хокуклы россиялеләрнең даирәсе киңәйде. Аерым алганда, әгәр инвалидлык 2022 елның 24 февраленнән Украина, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә, ә 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә алынган булса, бу очракта РФ Кораллы көчләренә ярдәм итүче оешмалар белән килешү төзегән махсус операциядә катнашучылар икеләтә пенсиягә хокуклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз