news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында кабат номерларсыз машина йөрткән өчен җәзаны кырысландырачаклар

Дәүләт Думасында кабат номерларсыз машина белән идарә иткән өчен җәзаны кырысландырырга тәкъдим иттеләр

Хөкүмәт Дәүләт Думасына кабат номерларсыз яки номерны яшерә торган материаллар кулланып транспорт белән идарә иткән өчен 1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән җәзалауны тәкъдим итә торган закон проектын кертте. Бу Дәүләт Думасының электрон базасыннан аңлашыла, дип яза «РИА Новости».

«Закон проекты белән Административ хокук бозулар кодексы 12.2 маддәсенең 2 өлешендә каралган башка административ хокук бозуларны кабат башкарган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елдан ел ярымга кадәр мәхрүм итү рәвешендә югары административ җаваплылык кертелә», - диелә аңлатма язуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100