Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында җир кишәрлекләре хуҗалары өчен яңа штрафлар турында сөйләделәр
Россиядә 2026 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләре хуҗаларына борщевик һәм инвазив (чит) үсемлекләрнең башка куркыныч төрләре белән көрәш бурычларын үтәмәгән өчен 700 мең сумга кадәр штраф яный ала. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин 31 июльдә Россиядә җир кишәрлекләре хуҗаларын борщевик һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган инвазив (чит) үсемлекләрнең башка куркыныч төрләренә каршы көрәш чараларын күрергә мәҗбүр итә торган закон имзалады. Колунов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чүп үләннәре үсүгә каршы көрәш бары тик авыл хуҗалыгы җирләренә карата гына җайга салына.
«2026 елның 1 мартыннан теләсә кайсы җир кишәрлекләренең хокук ияләре, җир төренә һәм категориясенә карамастан, борщевик һәм башка инвазив үсемлекләр белән көрәшергә тиеш булачак. Әлеге йөкләмәләрне үтәмәгән өчен авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары аларны агачлар, куаклар һәм чүп үләннәр үсүдән сакламаган өчен штраф яный. Физик затлар өчен – 20-50 мең сум, вазифаи затлар өчен - 50-100 мең сум, юридик затлар өчен - 400-700 мең сум», - диде Колунов.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, төбәкләр штраф күләмен мөстәкыйль билгели алачак. Моннан тыш, РФ субъектлары хакимияте мондый үсемлекләрнең үз исемлеген билгели алачак.
«Барысы да җирне һәм аның уңдырышлылыгын саклау, кешеләрне үзләре ия булган яки арендага алган җирләрне тиешле хәлдә тотуга юнәлтү өчен», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз