news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында йорт хуҗабикәләре өчен түләү кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов эшләмәүче, әмма үзләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган аналар өчен махсус түләү кертү инициативасы белән чыкты. Сүз «ана хезмәт хакы» — айлык пособие турында бара, аның күләме яшәү минимумы күләменнән ким булмаска тиеш, ди ул.

«Без «ана хезмәт хакы»н булдыруны таләп итәбез — эшләмәүче, ә балалар белән шөгыльләнүче хатын-кызлар өчен яшәү минимумыннан түбән булмаган айлык түләү», - диде Миронов РИА Новости белән әңгәмәдә.

Моннан тыш, Миронов бала карау буенча пособие бирү дәвамлылыгын арттырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, түләүләрне бала өч яшькә җиткәнче башкарырга кирәк. Ул искә төшергәнчә, нәкъ менә шундый срокка хатын-кыз бала карау буенча отпуск рәсмиләштерергә хокуклы.

Парламентарий сүзләренчә, бу тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру аналарга сизелерлек ярдәм генә түгел, ә Россиядә демографик вазгыятьне яхшырту өчен дә мөһим адым булачак.

Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot