news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында ике балалы гаиләләрне күп балалы дип танырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» партиясеннән вице-спикеры Владислав Даванков ике балалы гаиләләрне күп балалы дип танырга тәкъдим итә, шундый мөрәҗәгатьне парламентарий Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага җибәргән. РИА Новости шул турыда яза.

«Сездән ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган барлык гаиләләргә күп балалы гаилә статусы бирүне хуплауыгызны сорыйм», – дип хәбәр ителә документта, аның күчермәсе РИА Новости карамагында бар.

Даванков төгәлләштергәнчә, Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр саны чагыштырмача аз. Аның сүзләренчә, ике балалы гаиләләрнең күбесе балалар санын арттырмау яклы, чөнки гаилә барлык балаларны да җитәрлек күләмдә финанс яктан тәэмин итә алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot