news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында гражданнарның кайсы категорияләренә кыска эш көне тиеш булуын әйттеләр

Дәүләт Думасында гражданнарның кайсы категорияләренә кыска эш көне тиеш булуын әйттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

18 яше тулмаган гражданнар, I һәм II төркем инвалидлыкка ия россиялеләр, шулай ук авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар кыска эш көненә хокуклы. Дәүләт Думасының хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, шулай ук инвалидлар атнасына – 35, авыл җирендәге хатын-кызлар 36 сәгатьтән дә артык эшләмәскә тиеш.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, эш шартлары зыянлы (III һәм IV дәрәҗә) яки куркыныч категорияләргә кертелгән хезмәткәрләр дә кыска көнгә өметләнә ала. Алар атнасына 36 сәгатьтә дә артык эшләмәскә тиеш.

Хезмәт кодексы шулай ук педагоглар, табиблар һ.б. категорияләргә кыска көн буенча эшләү мөмкинлеген бирә.

Элегрәк Бессараб 2025 елда гражданнарның кайсы категорияләре пенсиясе артуга өметләнә алуы хакында сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot