news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында гаиләләргә ярдәм күрсәтү системасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова Telegram-каналда Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга гаиләләргә ярдәм күрсәтү системасын аларның байлыгы балалар саны күбәюгә карап артырлык итеп формалаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Депутат беренче адым сыйфатында бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә пособие түләү системасын карарга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Хөкүмәт карары буенча пособие гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән керем бер яшәү минимумыннан артмаган очракта билгеләнә. Пособиенең максималь күләме яшәү минимумы күләменең 100 процентына җитәргә мөмкин.

Бер бала тәрбияләнә торган гаилә өчен пособие элеккеге кебек билгеләнергә тиеш, ягъни гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем бер яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, пособиенең минималь күләме төбәк яшәү минимумының – 50, максималь күләме 100 процент тәшкил иткән очракта, дип ачыклык кертте депутат.

«Ике бала тәрбияләнә торган гаиләләр өчен пособиене гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем 1,5 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, пособиенең минималь күләме – 100, максималь күләме 150 процент тәшкил иткән очракта билгеләргә кирәк», - дип искәртте ул.

Депутат өч бала тәрбияләнә торган гаиләләр өчен пособиене гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, пособиенең минималь күләме – 150, максималь күләме 200 процент тәшкил иткән очракта билгеләргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100