news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында гаилә парларына өстәмә түләү кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентның түбән палатасына озак вакыт бергә булучы гаилә парларына түләүләр кертү турындагы закон проектын кертәчәк. Бу хакта документ авторларының берсе Ярослав Нилов хәбәр итте.

Инициаторлар кимендә 30 ел рәсми никах белән яшәүче парларны бүләкләргә тәкъдим итә. Аерым алганда, 30 ел бергә яшәүче парларга – 30 мең сум, 40 ел бергә яшәүчеләргә - 40 мең, 50 ел бергә яшәүчеләргә – 50 мең, 60 ел бергә яшәүчеләргә – 60 мең һәм 70 ел бергә яшәүчеләгә – 70 мең сум түләргә тәкъдим ителә.

«Мондый парларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итәргә мөмкин һәм кирәк", – дип язган Нилов үзенең телеграм-каналында.

Авторлар әлеге закон проектын кабул итү никах институтын ныгытуда һәм илдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауда уңай чагылыш табачак, дип ышана.

news_right_1
news_right_2
news_bot