Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында «Гаилә җомгасы» бөтенроссия акциясен эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков «Гаилә җомгасы» бөтенроссия акциясен эшләтеп җибәрергә тәкъдим итә. Аның кысаларында рестораннар, кафелар, театрлар һәм кинотеатрлар һәр айның соңгы җомгасында гаилә парларына ташламалар бирәчәк. Бу хакта РИА Новости яза.
«Гаилә җомгасы» бөтенроссия акциясен башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның кысаларында һәр айның соңгы җомгасында рестораннар, кафелар, театрлар һәм кинотеатрлар гаилә парларына махсус ташламалар бирә алыр иде - мәсәлән, ике кеше өчен өстәлгә яки махсус парлы билетларга», - дип белдергән Новичков.
Аның сүзләренчә, даими акция һәркем өчен уңайлы традиция булдырачак, һәм ир белән хатын аена бер генә тапкыр булса да бер кичне бер-берсенә багышлый алачак.
«Бизнес өчен акциядә катнашу ирекле булачак. Дәүләт һәм төбәк хакимияте үз ягыннан катнашучыларның бердәм исемлеген булдыру һәм үз ресурсларында мәгълүмати ярдәм күрсәтү белән ярдәм итә ала», - дип өстәде депутат.
Новичков билгеләп үткәнчә, бу барысы өчен дә отышлы: бизнес клиентларын арттырачак, ә гаиләләр көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз