news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында эсседә эш көнен кыскартуны хупламадылар

Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты бүген утырышта эсседә эш көнен кыскарту турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итмәде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гамәлдәге законда эш бирүчегә хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләренә туры килә торган хезмәт иминлеген һәм шартларын тәэмин итү бурычлары беркетелгән инде. Хөкүмәт һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әлеге инициативаны хупламады, дип белдерде Хезмәт комитеты әгъзасы Виктория Родина.

Закон проектын Дәүләт Думасында ЛДПР партиясеннән вице-спикеры Борис Чернышов кертте. Бу инициатива белән хезмәткәргә һава температурасы +28,5 градуста 1 сәгатькә, +29 градуста 2 сәгатькә, +29,1 һәм аннан да югары булганда 4 сәгатькә эш сәгатен һәм сменасын кыскарту хокукы бирү тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot